Максат: балаларга шэхси гигиена кунекмэлэре биру - shikardos.ru o_O
Главная
Поиск по ключевым словам:
Похожие работы
Максат: балаларга шэхси гигиена кунекмэлэре биру - страница №1/3

-1-

Максат: -балаларга шэхси гигиена кунекмэлэре биру;

-сэламэтлек очен кирэкле булган факторлар белэн

танышуны дэвам иту;

-балаларга теш авырулары хэм аларны булдырмау

турында мэгълумат биру;

-балаларнын диалогик сойлэмен, фикерлэу сэлэтен

зихенен устеру;

-Эти - энилэрнен хонэрлэре белэн танышу хэм алар турында мэгълуматлы булу



Материал: хат(конверт),

посылка(эчендэ серле тартма:тартмада тарак, теш

пастасы хэм щеткасы, сабын., мунчала),

дидактик уеннар “Нэрсэ артык?”, “Кем купме

атый?”;

плакатлар,



“табышмаклар” альбомы,

телефон,


Белмэмеш очен кием.
Тэрбияче. Хэерле иртэ, дусларым, кэефлэрегез яхшымы?Яхшы,алайса,сез буген бигрэк тэ игътибарлы булыгыз,ярыймы,чонки шогылебез гадэти шогыль генэ тугел,бик куп мэгълуматлар бирэ торган.Шулай да югалып калмассыз дип ышанам.
Шул вакыт ишек шакып хат ташучы хат хэм посылка тапшыра.

Тэрбияче хатны ачып укый:

Кадерле балалар!Мин хэм минем дусларым “Чисталык соючелэр” тугэрэге оештырдык.

Ана сез дэ кушыла аласыз.Монын шарты эллэ ни катлаулы тугел.Сез бары тик минем дусларымнын исемнэрен эйтэ белергэ хэм алар белэн дуслашырга тиеш.Сэлам белэн Юындыр.
Тэрбияче посылка тартмасын ача, анда – Серле тартма.
“ Балалар, тошендегезме инде, димэк, Серле тартма эчендэ Юындырнын дуслары.

Хэзер берэм-берэм генэ килеп тартманы ачып бер эйберне аласыз хэм иптэшлэрегезгэ ул турыда табышмак эйтэсез.


Алинэ: Бит-кулынны юасын;

“Хай рэхэт!”-дип куясын.

Чисталыкны ярата

Хуш ислэрен тарата.



Балалар:Сабын.
-2-

Арсен: Эчтэ ята ул посып

Чыгарам аны кысып

Щетка белэн гомергэ

Яшилэр бергэ-бергэ.


Балалар:Теш пастасы.
Энже:Тешлэре бар,лэкин аралы,

Нэрсэ икэн уйлап кара эле.

Иртэн торсам шуны эзлимен

“Чэчлэремне рэтлэ,тиз!-димен.



Балалар:Тарак.
Сумайя:Тыгыз бэйлэнгэн кыллар

Гуя игезэк уллар

Тешкэ таба кертэсен,

Алга-артка йортэсен.



Балалар:Теш щеткасы.
Гайшэ:Кирэк булса мунчада

Минем исемем...



Балалар:Мунчала.
Балалар жавабы ишетелгэч, тартмадагы эйберлэр остэлгэ куела бара.

-Балалар, хэтерлисезме, мин сезгэ бер шогылебезгэ Авырмас Докторны чакырырмын дип суз биргэн идем.Чакырыйкмы?


Балалар жавабы.

Тэрбияче кесэ телефоныннан шалтыратып, Докторнын бакчага кереп чыгуын утенэ.

-Акыллыларым!Юындырнын тагын бер уены бар. Игътибарлы булыгыз эле.

Дидактик уен. “Нэрсэ артык?”дип атала. (Балаларга предметлы рэсемнэр тошкэн берничэ табло курсэтелэ.Мэсэлэн, тарак, сабын,теш щеткасы хэм карандаш).

Максат:балаларнын зихеннэрен устеру, шэхси гигиена эйберлэрен башка предметлардан аерып курсэтэ белулэренэ ирешу.

Ишек шакыйлар.

Тэрбияче табибэне каршы ала. Ул эш киеменнэн, исэнлэшэ, хэерле иртэ тели.

Тэрбияче-Балалар, сез кунагыбызны таныдыгызмы? Кем ул?

Балалар:Зэйнэпнен энисе.

Тэрбияче:Эйе, балалар. Ильфира Хэкимовна-безнен торкемдэ йоруче Зэйнэпнен энисе, э кубегез анын тешлэрне дэвалаучы табибэ икэнен белмисездер эле. Ул район хастаханэсенен балалар булегендэ эшли. Авырмас Доктор дигэнем дэ узе инде.
-3-

Авырмас Доктор матур, таза тешлэрнен сэламэтлек очен эхэмияте, тешлэрнен бозылу, сызлау сэбэплэре, авыру тешлэрне дэвалау турында соцйли, плакатлар курсэтэ.

Шул вакыт еламсырап, янагын бэйлэгэн Белмэмеш керэ.(балалар арасыннан берэу)

.Ынгыраша:

Хай тешем сызлавы

Башымны бораулый,

Буредэй улыйм да,

Мэчедэй мыраулыйм.


Ут капкан шикелле,

Чабам да чабам мин,

Тастымал ябам мин,

Дарулар кабам мин.


Гэудэгэ-ябыктым

Янакка-симердем

Ник, нигэ шулхэтле

Мин конфет кимердем?


Сызлый да сызлый теш,

Тынгы юк кич-иртэн,

Ашамас идем лэ

Конфетны хич бутэн.

(Шэукэт Галиев)

Балалар Авырмас Доктор белэн берлектэ Белмэмешкэ кинэшлэр бирэлэр:



-Ашаганнан сон, хэрвакыт авызынны чайка.

-Иртэн хэм кичен тешлэренне чистарт.

-Тешен белэн каты эйберлэр ватма!

Тэрбияче: Авырмас Доктор, безнен кызларыбызнын да сораулары бар иде.

Фирузэ:Минем йозем нигэдер гел ак

Авырмас Доктор:Тэн тосенен аклыгы дорес тукланмаудан булуы момкин. Сезгэ кубрэк витаминлы ризыклар, яшелчэ,жилэк-жимеш ашарга тэкдим итэм.

Тэрбияче:Бу тэкъдимне истэ калдыру очен, мин сезгэ Юындырнын тагын бер биремен тэкъдим итэм.

Дидактик уен”Кем кубрэк атый?”

Максат:куз куремен яхшырту, балаларнын игътибарлылыкларын устеру, хэтерлэрен яхшырту.
Тактага берничэ секундка плакат эленэ.Анда Доктор санаган яшелчэлэр х.б.Плакат алына хэм балалар анда нинди рэсемнэр барлыгын эйтэ.

Арсен:Э минем эчем бик еш авырта.

Доктор:Э син иртэн ботка ашыйсынмы?

-4-


Арсен:Э мин ботка яратмыйм.

Авырмас Доктор иртэн ботка ашаунын кирэклегенэ басым ясый, анын организмга коч-куэт остэвен эйтэ

.Сорау куя:Арагызда Белмэмеш кебеклэр юкмы?

Физкультминут.

Балалар:Бит-кулларны юабыз

Тешлэрне тазартабыз

Похтэлекне, чисталыкны

Хэрвакыт яратабыз.



Тэрбияче:Балалар, сез бик актив, бик шаян да. Курэм, Ильфира Хэкимовна да сезгэ карап соенеп утыра.

Авырмас Доктор:Мина сезнен янда бик кунелле, балалар, сез купне белергэ омтыласыз, сездэн сау-сэламэт, таза балалар усэр дип ышанам. Инде рохсэт итсэгез, авыруларым янына йогерим.Хушыгыз.

Тэрбияче:Балалар, э сезгэ шогылебез ошадымы сон? Аеруча кайсы олешлэре ошады? Ни очен шулай уйлыйсыз?
Шогыльгэ анализ ясала.
Ахырдан бергэлэп эйтэбез:

Безнен торкемдэ закон нык:

Шапшакларга, ялкауларга,

Борын салындыручыларга

Урын юк, юк,юк!

Кулланылган эдэбият:

Лазарев М.Л. Моя книга здоровья.Фырка и Здравик.Москва.:Мнемозина, 2004.
Саттарова Н.Х. “Укучыларнын озайтылган кон группаларында дэрестэн тыш вакытларын оештыру”.Казан.:Татарстан китап нэшрияты, 1981.

Гаилэ бэйрэме



Максат: - балаларнын узлэрендэ сэламэт булырга телэк уятырлык итеп чаралар

оештыру;


-ата-аналарны сэламэт яшэу рэвеше тэрбиялэунен алымнары белэн

таныштыруны дэвам иту;

- аларда экологик культура, табигатькэ анлы караш тэрбиялэу;

-аерым гаилэлэрдэ культура-гигиена кунекмэлэренен утэлеше,

сэламэтлек турында ничек кайгырту хэм аны ничек саклаулары

турында белемнэрен кинэйту.



Жихазлау:плакатлар:”Саулык-зур байлык”, “Сэламэт тэндэ –сэламэт акыл”,

кроссвордлар,

чыныктыру атрибутлары,

спорт инвентарьлары:туп, скакалка;

шарлар;

музыкаль узэк.


Зал бэйрэмчэ бизэлгэн.Стенада плакатлар.Зал уртасында оч остэл.Хэр остэлдэ берэр гаилэ утырган.



Алып баручы:Хэерле кич, исэнмесез! Бугенге кичне без кунелле хэм файдалы итеп уткэрербез. “Сэламэт тэндэ-сэламэт акыл”, “Саулык-зур байлык”, “Сэламэтлекне без югалтканда гына искэ алабыз” кебек гыйбарэлэр кубебезгэ бик таныш. Балаларыбызнын рухи тормышы, кузаллаулары, уз кочлэренэ ышанычлары, акыл усеше-аларнын шат кунеллелегенэ, тормыш соючэнлегенэ

хэм элбэттэ, сэламэт булуларына бэйле. Балалар бакчаларынын ин топ бурычы- балаларнын сэламэтлеген саклау, ныгыту турында кайгырту. Кеше хэр яктан да матур хэм камил булырга тиеш: рухи, физик, акыл ягыннан. Шулай булганда гына баланы психологик яктан тормышка яраклашырга эзерлэу артык кыенлыклар тудырмас. Балаларыбыз сау-сэламэт булып уссен дисэк, без алар турында ана карыныннан ук кайгыртырга тиеш булабыз. Шуна да бугенге бэйрэмебезне “Сэламэтлек нигезлэре” ди атадык. Э хэзер теориядэн практикага кучик. Бугенге бэйрэмдэ без яшь эти-энилэрнен сэламэтлек турындагы белемнэрен тикшеру, ныгыту, арттыру максатыннан, оч команда арасында ярыш уздыруны кирэк таптык. Хэзер мин сезне кыскача гына командалар белэн таныштырып утэм

1 команда:Голнара хэм Алмаз Рахмановлар гаилэсе. Алар бер ул тэрбиялилэр.Уллары Азамат ясле торкеменэ йори. Голнара хэм Алмаз икесе дэ педагоглар. Азамат этисе кебек спорт ярата, тупны кулыннан тошерми дэ.

2 команда:Лэйсэн хэм Ленар Газизовлар гаилэсе. Кызлары Сомбел беренче кечкенэлэр торкеменэ йори. Энисе кебек бик сойкемле, чая кыз.Лэйсэн телевидениядэ диктор, Ленар-инженер.



-1-

3 команда:Элфия хэм Халит Ахметовлар гаилэсе.Алар гаилэсе 4 эгъзадан тора. Олкэн уллары Руслан-5 нче сыйныфта, кече уллары Мансур- икенче кечкенэлэр торкеменэ йори.Малайлар бик тату, дус усэлэр.Энилэре Элфия банк эшчесе, этилэре Халит-менеджер.



Жюри сайлана.

Алып баручы:Ярышны башлап жибэрик.

1 нче бирем:Гаилэлэр узлэре белэн таныштыра, визиткаларын жюрига тэкъдим итэ.

2 нче бирем:”Кроссвордны чиш”дип атала







К













У



















Р













А

















Ж













И






















Л












Э




























К












(Алып баручы кулында оч конверт.Гаилэ эгъзасы берне сайлап ала хэм сорауга

гаилэсе белэн бергэ эзерлэнэ.Конвертта – кроссворд.)
Беренче кроссворд.”Салкын тигэндэ кулланыла торган дару усемлеклэре.”

1.Ютэлдэн чэчэген кулланабыз.

2.Елата торган усемлек.

3.Шалканнын бер торе.

4.Тамыры какырык чыгаруда ярдэм итэ.

5.Иртэ яздан чэчэк ата,яфрагы ютэлдэн файдалы.

6.Иген культурасы,анын орлыгын атлар ярата.

7.Пиннеккэ кушсан.мунчага хуш ис тарата.

8.Зур яфраклы,ябышкак орлыклы усемлек,жэен яфрагын башка куеп торсан кояштан сакланабыз.

-2-
2 нче кроссворд. “Тэндэ яра, жэрэхэтлэр булганда кулланыла торган усемлеклэр”

1.Юл читлэрен ярата, дару улэне буларак яфрагы кулланыла.

2. Культуралы усемлек, боткасын бик яратабыз, яфрагын ваклап ярага ябалар.

3. Тамырын ашыйлар. Витамины кузгэ дэ файдалы, яра очен боткасы санала.

4. Тэрэзэ тобендэ устерэбез. Икенче исеме “йозьяшэр”.

5. Бар бер улэн чокырда, аны таный сукыр да.

6. Чикмэнле бавырсак (яшелчэ).

7. Чэчэге конбагыш чэчэгенэ охшаган.Бу усемлек бик биек булып усэ.

8.Безнен олкэдэ ин ныклы агач.












К




























А





































Р










Л






















Ы































Г










А




























Н




3 нче кроссворд. “Организмга витаминнар житмэгэндэ кулланыла”.

1.Язын яфрагыннан салат ясыйбыз.

2.Жылы як жимеше.

3. “...”булса шундый булсын, берне бишкэ булэрлек...

4.Урман да усэ, жимеше бик татлы, лэкин вак, жыюы озак.

5. Жир астында жиз казык.

6.Аны бакчада устерэбез, бик яратып ашыйбыз.салатлар да ясыйбыз.

7.Ак казым сынар аяк остендэ тора.



8. Актанышнын Узэк урамын бизэуче агач















Г



















О



















Л






















Ж






















И






















М




























Е




























Ш




-3-

(гаилэлэр эзерлэнгэн арада алып баручы “Чыныгырга кирэген онытмагыз” дигэн темага энгэмэ уткэрэ).



Алып баручы:Суык тиеп авырудан коткара торган ин файдалы чараларнын берсе- организмнын тышкы тискэре факторларга каршы торуын кочэйту. Мона даими чыныгу юлы белэн ирешэлэр. Чыныгу кешегэ нык сэламэтлек булэк итэ, томау тошудэн, ютэлдэн, сулыш юлларынын ялкынсынуыннан саклый. Чыныгу принцибы нидэн гыйбарэт? Экренлэп эшлэудэн. Организмны температура хэм дымлылыкнын кечкенэ узгэрешлэренэ экренлэп кунектерэсен. Икенче принцип: даимилек. Чыныгуны озмэгез, ботен гомер буена дэвам итегез. Кеше сэламэтлеген ныгытуда чыныгунын эхэмияте гаять зур. Анын белэн бергэ хэрэкэт активлыгы кирэген дэ онытмагыз.

3 нче бирем.Спорт уены.

Алып баручы:Физик кунегулэр белэн беррэттэн кунел кутэренкелеген саклауда, организмнын заралы тээсирлэргэ каршы торуын кочэйтудэ, рухи халэтне яхшытуда сэнгать эсэлэре дэ зур роль уйный.



4 нче бирем. Хэр гаилэнен концерт номеры.

Алып баручы:Хормэтле эти-энилэр! Сезне гаилэлэр узлэренен ижатлары белэн кунелегезне кутэреп жибэрделэр.Хэзер сездэ соаруларга жавап биреп, гаилэлэр очен 3эр очко булэк итегез эле.

1 нче команданы яклаучыларга шундый сорау:

-Нинди тэмлэткеч улэннэр беэлсез?

2 нче команада очен коч биручелэргэ:

-Урманда усуче дару улэннэрен санагыз.

3 нче команда очен коч биручелэргэ:

-С витамины буллган жилэк-жимешлэр атагыз.



5 нче бирем.”Билетка дорес жавап бир”

Билет сораулары

1.Балаларда культура-гигиена кунекмэлэре тэрбиялэудэ нинди алымнар кулланасыз?

2. Инфекцион чирлэргэ каршы торучанлыкта халык медицинасыннан ничек файдаланасыз?

3. Балагызнын конлек режимын ничек билгелисез, анын эшчэнлеген устеру очен ойдэ нинди шартлар тудырасыз?

6нчы бирем.Сэламэтлек сукмагыннан кем дорес хэм тиз уза?



7 нче бирем. Кунелле музыкага иртэнге зарядка кунекгулэрен гаилэ белэн эшлэп курсэту.

Алып баручы:Сонгы сузне жюри эгъзаларына бирик
Жюри эгъзалары биремнэргэ нэтижэ ясый, командалар булэклэнэ.

Алып баручы:Бугенге ярышта катнашкан гаилэлэргэ зур рэхмэтебезне житкерик.Килэчэктэ дэ аларны саулык-сэламэтлек ташламасын. Коч биреп, алкышларга кумеп торучы тамашачы эти-энилэребезгэ дэ сэламэт тормыш рэвеше телэп калабыз.Рэхмэт.Хушыгыз.

4-


Авыл ое. Кыз курчагына хэм уз-узенэ сойлэнэ-сойлэнэ йори, урыннарны жыештыра.Бабай урманга киткэн була.

1нче куренеш -яшелчэ бакчасында.Катнашалар:кыз, бабай; яшелчэ булып балалар киенэлэр: кишер, чогендер, кэбестэ, суган.

2 нче куренеш-урманда.Агачлар булып балалар киенэлэр:чыршы, каен,имэн, юкэ;жэнлеклэр булып балалар киенэлэр: тиен, буре, куян.
Кыз.Бабам урманга китте.Мина нэрсэ эшлэргэ.Тизрэк усэргэ иде бит.Эгэр уссэм, мин дэ урманга барыр идем. Бабам мина хэрвакыт, кызым эшлэсэн зур усэрсен, ди.Эшлим дэ инде, хаман зур усэ алмыйм.Тукта, тукта, белдем бит, мина хэр конне гимнастика эшлэргэ кирэк. Менэ болай:1-2-3, мин тизрэк усим.Э хэзер тутэллэргэ су сибим.

Тутэллэргэ су сибим

Кишерлэрем зур уссен.
Чогендерем син калышма,

Кишердэн дэ зур бул син.


Кэбестэмнен кулмэклэре

Катлы-катлы булсыннар


Э суганым син,татлы

Баллы, тэмле бул.


Яшелчэлэр арасында кыз жырлап йори: “Ничек тизрэк усэсе”

Яшелчэлэр керэлэр:”Тра-ля-ля”.



Яшелчэлэр:Кайгырма син бер дэ, без сина ярдэм итэрбез.

Кишер:Менэ сина тамаша,

Зур булып устем мин дэ.

Алия мина кон саен

Сулар сипте шул.

Миндэ бик куп витамин

Кишер аша ускэнем.

Мин витаминнар хэзинэсе.Миндэ минераль тозлар, кеше очен файдалы

матдэлэр бар.Минем суымны ашказаны, эчэк авыртканда эчэлэр.


Чогендер:Жир астында устем мин

Кып-кызыл булып пештем

Ашка тэм хэм тос бирэм

Салатларым бик тэмле.

Кишер, витамин синдэ генэ тугел инде, миндэ дэ бик куп алар. Мин

кешелэрнен кан йорешен яхшыртам.Шуна курэ кешелэр мине бик

яратып олылыйлар.

Кэбестэ:Тутэлдэ ускэн кэбестэне

Кем генэ яратмый икэн


-1-

Чи килеш тэ ашыйлар,

Дэвасы бик куп анын.
Суган:Сез бигрэк мактанасыз, сездэ генэ витаминнар тугел,миндэ дэ бар алар.

Яшелчэлэр:Син бик эче бит, ашаучы бар микэн сине.

Суган:Эйе шул, бик эче

Эче булсам да узем.

Яздан бирле ашыйлар

Тураганда елыйлар

Ашка салмый калмыйлар.

Минем исем дэ дэва, микробларны бетерэм, кешелэр мине изеп

ярага япканнар.

Яшелчэлэр:Димэк, без барыбыз да файдалы.Син безне ашасан, тиз генэ усэрсен, авырмассын,

Кыз:Рэхмэт сезгэ, мин сезнен белэн дуслашырмын.Тагын да кубрэк ашармын.

Жырлый.Кишер, чогендер. Кэбестэ, суганны

Хэр кон саен ашармын

Хэм тиз генэ усэрмен

Урманга да барырмын

Яшелчэлэр чыгып китэлэр, бабай урманнан кайтып керэ.

Бабай:Кызым мин кайттым, хэллэр ничек?Кара эле кызым, мин юкта эллэ усеп киткэнсен. Минем кызыммы сон син?

Кыз:Эйе, мин син юкта витаминлы яшелчэлэр ашадым.

Бабай:Шулаймыни, бигрэк тиз усеп киткэн сон шул. Э мин сина хуш исле мэтрушкэ алып кайттым.Чэй куеп жибэр эле, кызым.

Кыз:Рэхмэт, бабам.Сойлэ инде бабам, урманда нэрсэлэр бар?

Бабай:Кызым урман искитэрлек матур. Анда хуш исле чэчэклэр, зифа буйлы агачлар, шул агачларга кунып кошлар сайрыйлар.Тиеннэр, куяннар шаярышып уйныйлар.

Кыз:Их, тизрэк урманга барасы иде.

Бабай: Ярар кызым, барырсын.Бар, эзерлэн.

Бабай белэн кыз урманга китэлэр.


2 нче куренеш.

Кыз:Бабам. Чынлап та урманда саф хава, рэхэт, бигрэк матур.

Бабай:Кызым курэсенме, энэ тегендэ куяннар йогереп уйнап йорилэр.Син кызым шуларны кузэтеп тор.Э мин урманнын эченэрэк керэм.

Тиен:Агачтан, кучеп агачка

Кемнэр йогерэ биеккэ

Кемнэр генэ житэ алыр

Безнен сыман биеккэ.



Буре:Кая ул мина житу

Кая мине уздыру

Имэн тобен он ясаган

Буре абзагыздыр бу.


-2-

Куян:Ике колагым озынкай гына

Аягым жинел, мамыктай гына.

Чабарга мин, бик оста гына.

Тиен:Я, кайсыгыз, кайсыгыз

Кайсыгыз куып житэ?

Тиенне куып житкэнне

Бер тырыс гомбэ котэ.



Куян:Мин чабам,чабам,

Мина кем житэр

Атылган ядрэ

Житсэ, шул житэр.



Буре:Тиен, куянны

Мин куып житэм

Буре абзагыз

Бик житез булыр.

Юк, булдыра алмыйм арыдым.Килегез эле монда, анда кем бар?

Кыз:Курыкмагыз шаяннар, бу мин.Сезнен уйнаганны, йогергэнне кузэттем

Мин тиен булам,мин куян булам,мин буре булам.



Жэнлеклэр:Эсин узен кем буласын?

Мин Алия булам,



Куян:Мин тиенне дэ,бурене дэ бик тиз куып житэм,

Тиен:Юк куян,мине тота алмассын,мин житезрэк,

Кыз:Туктагыз эле ярышмагыз,я эйтегез,кайсыгыз сезнен иртэн гимнастика ясый?

Жэнлеклэр:Юк,ничек була сон?

Кыз:1-2-3 безнен кулда коч

1-2-3 без чабарга бик оста.Менэ шулай кон саен,.сез аларны ашасагыз тагын да житезрэк булырсыз.



Бабай:Кызым,син кайда?

Алия:Мин монда.

Бабай:Син узенэ дуслар да тапкансын икэн.

Кыз:Эйе шул,бабам.

Жэнлеклэр:Рэхмэт сина.

Бабай:Исэнмесез,агачкайлар.Сойлэгез хэллэрегезне.

Чыршы:Э мин чыршы.белэсез

Чыршы булмый энэсез

Жэй,кышын яшел мин

Арттырам урман ямен.



Шамил:Нэни кызлар.малайлар

Дусларым,якыннарым

Яна елда аларга

Кунак булып барырмын.



Каен (Резеда):Минем исемем каен

Усэм хэр урман саен

Буем усэ бик озын

Ак кэгазь кебек тузым.


-3-

Каен (Регина) : Мин каенкай ап-актан

Шаулап,горлэп усэм мин

Мина кунып сайрыйлар

Урмандагы кошкайлар.



Имэн:Минем исемем имэн

Мин куптэн яшэп килэм

Бик кочле агач булам.

Эмиль : Э мин ныклы имэнкэй

Жил-давылдан сыгылмыйм

Мина килеп ышыклана

Бар жэнлеклэр,кошкайлар.

Юкэ:Э мин юкэ

Чэчэклэркм бик татлы

Чэчэгемэ бал кортлары

Бик яратып куналар.



  • Э узен кем буласын ?

  • Э мин Алия.

Без агачлар файдалы

Тузаннарны жыябыз

Чиста хава бирэбез.

Бабай: Кызым кара эле,юкэнен ботаклары нэрсэ эшлэгэн.Нэрсэ булды сезгэ агачлар?

Каен:Менэ бер начар малай урманда йорде,ул кошлар оясын туздырды.

Имэн:Агачтан – агачка сикереп йорде.

Юкэ:Шул вакыт минем ботакларым сынды.

Кыз:Эйдэ,без аны бабам бэйлик.Алия.син кайда.кил эле,зинхар очен балчык алып кил эле.Куян син тиз генэ су алып кил.



Бабай:Буре, син безгэ ярдэм итэрсен.

Агачлар:Рэхмэт сезгэ

Юкэ:Минем чэчэклэрем бик файдалы. Син аларны яз коне экрен генэ жыярсын хэм авырганда мине эчэрсен.

Каен:Минем себеркем белэн юынасын, тэннэренэ дэва булыр.

Кыз:Рэхмэт сезгэ, агачлар.

Бабай:Кызым бугенгэ кайтыйк, сау булыгыз.

Жэнлеклэр, агачлар:Сау булыгыз, тагын килег



Гаилэ бэйрэме

Максат:-балаларның диалогик һәм монологик сөйләмен үстерү юнәлешендә эшләү,балаларның хәрәкәт осталыкларын һәм күнекмәләрен камилләштерүне дәвам итү, ата-аналар һәм балалар арасында дуслык, аралашу, үзара уңай мөнәсәбәтләр тәрбияләү, гомүми үсеш бирүче һәм ритмлы бию күнекмәләрен өйрәнүне ныгыту.

Материал:татар биюе көйләре, заманча бию көйләре, “Ромашка” уены өчен ромашка чәчәге таҗлары, визит карточкалары, мәкальләр, уен өчен туп һәм скакалкалар.

1нче алып баручы:Исэнмесез,хормэтле кунаклар,этилэр,энилэр.балалар,апалар хэм абыйлар.

2нче алып баручы:Хэерле кич,бэйге союче дуслар.

1нче алып баручы:Хормэтле дуслар,без буген ясле бакчабызда этилэр коне унаеннан оештырылган Гаилэ бэйрэмен башлыйбыз.

2нче алып баручы:Сезне бугенге бэйге-кичэдэ исэп-хисап эшен алып барачак жюри эгъзалары белэн таныштырабыз(...)Хормэтле жюри эгъзалары билгелэнгэн урыннарыгызны алыгыз(3 кеше)

1нче алып баручы:Балалар,безнен гузэл килэчэгебез.Без хэркайсыбыз да балаларыбызнын инсафлы,эдэпле,сау-сэламэт,эти-эниле булып усуен телибез.Энэ шундый хэр яктан камил балалар тэрбиялэу безнен коллективнын да эти-энилэребезнен дэ телэге.

2нче алып баручы:Кинэшерлек,горлэшерлек

Синен кешен булсын ул.

Канатны канатка куеп

Яшэр кешен булсын ул.

Бар яктан да килеп беткэн

Булыр фэрештэ генэ

Бу тормышны анлап яши.

1нче алып баручы:Рухын тошсэ.кунеленэ

Канат куючы кирэк

Уй-хисенне карашыннан

Анлап торучы кирэк.

Жанын назга сусаганда

Назлап союче кирэк,

“Ашын буген бигрэк тэмле

Пешкэн”-диюче кирэк.



1нче алып баручы:Бу заманда хэр кешегэ кайтып егылырлык жылы учак,сыенырлык урын.тыныч почмак кирэк.Гаилэ – ул ин олы таянычыбыз,ин ышанычлы сыеныр урыныбыз. Ил-йорттагы яшэу кыенлашканнан саен.2 жан иясе юаныч хэм яклау эзлэп бер-берсенэ кочлерэк тартыла.Хэр жэмгытьнен нигезен гаилэ тэшкил итэ.Гаилэлэр татау хэм нык булса,жэмгыятебез дэ нык булыр.
-1-

Гаилэ тормышы – хэрберебез очен очсыз-кырыйсыз хезмэт хэм сикэлтэле гомер юлы.Шул юлдан гомер буе матур итеп бергэ атлаучылар бугенге кичэбезнен ин хормэтле гаилэлэре.



2нче алып баручы:Бу галэмдэ хэтта кар бортеклэре дэ бер-берсенэ , охшамаган.Кеше язмышлары турында сойлисе дэ юк.Хэркайсыбызнын уз юлы.уз сукмагы бар.Тик шунысы уртак-жир йозенэ без барыбыз да яратырга,бэхетебезне табарга килгэнбез.Яратырга,яратылырга,оя корырга

очарга...”Мэхэббэт дигэн очар кош бардыр,канатлары пардыр...”- борынгылар энэ шулай жырлаган.



1нче алып баручы:Буген бездэ энэ шундый пар канатлы.бер-берсеннэн башка яши алмаучы.бер-берсен кайгыртып,яратып,шатлыкларын да, кайгыларын да бергэ уртаклашып яшэуче ин матур гаилэлэр кунакта.Э хэзер инде сезне катнашучы гаилэлэребез белэн таныштырабыз.Бу куркэм гаилэлэр хормэтенэ жыр булэк итэбез.

2нче алып баручы:Сузне гаилээлэребезгэ бирэбез.Алар алдан эзерлэнгэн визит карточкалары ярдэмендэ, безне узлэренен гаилэлэре белэн якыннанрак таныштырырлар.

Визит карточкалары яклау.

1нче алып баручы: Бала чакта кем генэ артистларга карап сокланмаган да кем генэалар булып кыланмаган.Э хэзер исэ тормыш - узе сэхнэ,э без- артистлар.

Концерт номерларын яклау.

2нче алып баручы.Э хэзер балалар очен уен тэкьдим итэбез:энилэр итэгеннэн кер каптырмаларын жыю.

1нче алып баручы:Баала чакта артист кына тугел,ак халат киеп,курчаклар дэвалаган чаклар да була.Кем генэ шофер булып,машиналарда ничек кенэ жилдермэгэн.Янадан бер мэртэбэ бала чактагы хыялларыбызга кайтыйк эле:

Ромашка” уены.Биремнэр.

  1. Сез – Алмаз Хэмзин.Зал сезне котэ,Алмаз.Сэхнэгэ рэхим итегез.

  2. Сезгэ буген 3 яшь тулды.Эти-эниегез сезне котлап яна уенчык машина булэк итте.Эй уйнадыгыз да инде.Безгэ дэ уйнап курсэтегез эле.

  3. Иртэ белэн балагызны бакчага озату куренешен курсэтегез.

  4. Кечкенэ чакта ойрэнгэн ин беренче шигырь.

  5. Эни ойдэ юк.Бишектэге бэби елапмы-елый.Хич туктамый.Эти кеше,берэр жаен тап.зинхар очен.

Музыкаль пауза.

1нче алып баручы:Шулай итеп,без буген хыял канатларында балачакка,яшьлеккэ очтык.Тормыш дэвам итэ,куп нэрсэлэр алда эле.Эмма барыбызны да гаилэ бэхетеннэн,тыныч.имин томыштан хэм ометтэн аермасын Ходаем.

Бирелгэн библиотека сузеннэн яна сузлэр уйлау

2 нче алып баручы:Ил шаулатыр бэйрэмнэре н булсын

Бэйрэме бар халык-бай халык.

Буген бездэ бэйрэм, икелэтэ бэйрэм:бездэ гаилэ бэйрэме хэм этилэр, абыйлар, малайлар бэйрэме.Я эйтегез эле, бэйрэм нэрсэсез булмый?
-2-

Табынсыз.Э табыныбыз милли ризыклардан башка була да алмый.Чонки ин тэмле, ин мактаулы, ин бэрэкэтле ризык ул бездэ генэ-татар халкында.Шулаймы? Я, кайсыгыз килешми?Ягез, эшкэ кучик.Гаилэлэребез узлэренен яраткан ризыкларын тэкъдим итэлэр.



Музыкаль пауза.

1 нче алып баручы:Башына тошсэ, башмакчы буласын,-дигэн бит борынгылар.Гаилэ тормышында кем генэ булмыйбыз:итекче дэ, читекче дэ, министр хэм КГБда.Уены –чыны бергэ без хэзер гаилэлэребезнен житезлеген, тогэллеген сыныйбыз. Бирелгэн хэрефлэрдэн бергэлэп ташып “Гаилэгез нык булсын”- жомлэсен язуларын утенэбез.

Зал белэн уку.

2 нче алып баручы: Хэр гаилэнен уз казаны.Ул шунда кайный, уз шатлыгы, уз кайгысы хэм элбэттэ инде, узе генэ белгэн, узенэ истэлекле, э бэлки кызыклы да вакыйгасы да булма.Ныклабрак сорасак, бэлки ул серне безгэ дэ чишэрлэр.

Сэхнэлэштеру, яки сойлэу.

1 нче алып баручы:Татар халкы –эдэпле, дорес сузле, пакъ халык.Эйтем-сузнен бизэге, мэкаль-сузнен жилэге.Бу бэйге мэкальлэргэ бэйле.Хормэтле эти-энилэр, мин мэкальнен башын эйтэм, ахырын сез эйтеп бирерсез.

Мэкаль башлыйм, син тогэллэ

Эгэр тапсан сузлэрен.

Эй, сез, дуслар, кемнэр тапкыр

Курсэтсеннэр узлэрен.

Шунысын дэ искэртеп утэргэ кирэк

Мэкальнен ахырын кызыгырак итеп эйтуче дэ исэпкэ алына.

-Оста барда кулын тый, (белгэн барда телен тый).

-Казанга ни салсан...(чумечкэ шул чыга)

-Эшлегэ кон житми...(эшсезгэ кон утми)

-Яхшы гадэт адэм итэр...(яман гадэт эрэм итэр).

1 нче алып баручы:Кеше китэ. Жыры кала.Без –кешелэр, бу жиргэ соер-соелер очен гаилэ корып, балалар устерер очен туабыз. Кешелек шулай дэвам итэ.Эле бездэн сон да, буыннан-буынга матур жырларыбыз, куркэм гадэт-эшлэребез кучеп барыр.Кеше исемен йортуче затнын бу тормышта якты эзе, матур жыры калырга тиеш.

2 нче алып баручы:Кон артыннан кон туа. Кеше гомере аккан су кебек, искэн жиллэр кебек тиз генэ утеп тэ китэ. Бу доньяда без яшибез икэн, узебездэн сон калган буыннарга да эти-энине олылау, туган жиребезне, туган телебезне, динебезне хормэт иту, табигатьне саклау кебек куркэм сыйфатларны, гореф-гадэтлэрне яшь буынга тукми-чэчми тапшырырга мирас итеп калдырырга тиешбез

Кичэне уткэрудэ булышкан спонсорларга рэхмэт эйту, катнашучы гаилэлэргэ рэхмэт эйту, бэйрэм белэн котлау.
-3-

Мәйданчык бэйрэмчэ, милли бизэклэр белэн бизэлэ.Чигуле солгелэр, кулъяулыклар, торле тостэге шарлар эленэ. Катнашучы балалар милли киемнэрдэн.

Сабан туе” (М.Садри шигыре, халык кое) жыры янгырый.



Алып баручы чыга: Кешелекнен узе шикелле ук,

Борынгыдан килэ бэйрэмнэр

Шатлыкларын бэйрэм итэ кеше,

Бэйрэмнэрдэ олы ямьнэр бар.

Кадерле кунаклар, эти-энилэр, балалар!Буген бездэ Сабантуй бэйрэме. Сабантуй-халкыбызнын борынгыдан килгэн ин гузэл бэйрэмнэреннэн берсе. Татар халкы борын заманнарда ук язгы кыр эшлэре, чэчулэр беткэч, болын-тугайларга, яшел аланнарга бэйрэм итэргэ чыккан. Сабантуй энэ шул корэшлэре, халык уеннары, жыр-биюлэре, торле спорт ярышлары белэн хэтергэ кереп кала торган бэйрэмнэрнен берсе.

Сабан туе, Сабантуй!

Элгэредэн калган туй

Безнен халык бэйгелэрдэ

Корэш даны алган туй!

Кадерле кунаклар! Сезне зурлар торкеме балалары тэбрикли:


Аист на крыше”коенэ(Д.Тухманов) флажок, кулъяулык, фонариклар белэн гимнастик кунегулэр башкаралар.
1 нче бала:Сабан туе, Сабантуй!

Уйнап-колеп, жырлап-биеп,

Горлэп килэ Сабантуй!

2 нче бала:Жилферди чиккэн солгелэр

Булэклэр-кубебездэ

Корэшик тэ, узышыйк та-

Сабантуй буген бездэ.



3 нче бала:Сабан туе- хезмэт туе

Шатлык хэм бэхет туе.

Уйнап-колеп, жырлап-биеп

Бэйрэм итик кон буе.



4 нче бала:Шатлыклар кунелебездэ,

Ал кояш кугебездэ

Килегез дуслар кунакка

Сабантуй буген бездэ.



5 нче бала:Кунелле сабантуйлары

Буген бэйрэм, зур бэйрэм

Матур жырлар жырлый-жырлый

Уйныйбыз эйлэн-бэйлэн.



6 нчы бала:Без жырлыйбыз сабантуйда

Ин матур жырлар сайлап

-1-

Безнен жырга зэнгэр куктэн



Кошлар кушыла сайрап.
Жыр”Сабантуе”(Ф.Хатыйпов кое, Х.Хоснуллин сузлэре)
7 нче бала:Кунеллэр шатлыклы булганга,

Без чыгыйк шаулашып аланга

Ярышыйк, узышыйк, корэшик

Бакчада сабантуй булганга!



8 нче бала:Ачыла матур бэйрэмебез

Туребезгэ рэхим итегез.

Уеннардан читкэ тайпылмагыз

Тартылмагыз, тургэ утегез!

9 нчы бала:Барыбызда телибез

Без сэламэт булырга

Иртэн дэ, кичтэ уйныйбыз

Без хэрконне бакчада.



10 нчы бала:Кем дэ нинди хонэр бар,

Йогерергэ кемнэр бар?

Кызганмый табаннарны

Урагыз мэйданнарны.



11 нче бала:Э корэшэ кайсыгыз?

Коч сынашып кайтыгыз

Курыкмагыз егылудан

Йогереп артта калудан.

Ансыз булмый Сабантуй,

Колагына кертеп куй.



Алып баручы:Хормэтле кунаклар!Буген Сабантуй ярышларында зурлар хэм мэктэпкэ хэзерлек торкеме балалары, эти-энилэре катнашачак.

Сабантуенда уеннар

Торле була, куп була

Уеннарсыз Сабантуе

Булмаган да кук була.

Сабантуйнын топ элементларыннан берсе корэш –жисем белэн ярыш.Физик кочне, саулык, тазалыкны курсэту, аны тамаша иту, кешедэ зур канэгатьлэну хислэре тудыра. Сабантуйда нинди яоышлар, уеннар булачагын белми калмагыз:берничэ минуттан татрча корэш башланачак, капчык сугышы, колгага мену, чулмэк вату, кашыкка йомырка салып йогеру хэм башкалар.,бик куп ярышлар булачак.Жинучелэрне булэклэр котэ!

Корэшчелэр мэйданга рэхим итегез!
Татарча корэш башлана(беренче мэйданчыкта-балалар, икенчесендэ-этилэр).
12 нче бала:Энилэр чигеп жибэргэн

Бизэкле булэклэрен


-2-

Э малайлар корэшергэ

Сызганган белэклэрен.

13 нче бала:Сабан туе, Сабан туе

Шундый кызык, кунелле

Ник чыкмаска корэшергэ

Мин сон егет тугелме?!


Жыр”Сабантуе”(Л.Батыркаева муз.,)

Жинучелэрне котлау.
Алып баручы:Кемнэр олгер, кемнэр житез

Минем янга килегез

Эйдэ карыйк ярышып

Капчык киеп чабышып.



Капчык киеп йогеру башлана.

14 нче бала:Карагыз, карагыз

Капчык киеп чабабыз

Сикереп тэ карыймын

Йогереп тэ карыймын...

Нигэдер егылдырта

Нигэдер абындырта.



15 нче бала:Ерак китэ алмыйлар

капчыктагы абыйлар

Аптырагач, тыраклапта

Мукэлэп тэ алалар.



Уенга катнашучыларны булэклэу.

Алып баручы:Хэзер зурлар торкеме кызлары сезгэ узлэренен матур биюлэрен булэк итэлэр.

Бию.

Алып баручы:Сабантуенда яратылып уйнала торган уеннарнын берсе-колга башына мену.Рэхим итегез!

16 нчы бала:Бер кырыйга утыртканнар

Ин озын бер колганы

Колганын бик тиз генэ

Менеп булмый торганы.



17 нче бала:Колга тора мэйданда

Биегрэк айдан да!

Этэч-колга башында

Кызыктыра барсын да.



Концерт номеры.

Алып баручы:Менэ сина сулы чилэк

Коянтэ ал иненэ.

Йогер тизрэк, ин алдан кил

Егыла гына курмэ.



Су ташу уены.

Жыр”Чишмэ”(Г.Гэрэева кое., Р.Миннуллин сузлэре)

-3-


Алып баручы:Кадерле кунаклар!Мэйданда чулмэк вату уены

Чулмэк вату уены

Бигрэктэ кызык инде

Хэрберебез уйнап карыйк

Бу кызыклы уенны.

18 нче бала:Чулмэк ватам, чулмэк ватам

Ватып булырмы икэн?

Булэккэ бер чиккэн яулык

Алып булырмы икэн?


19 нчы бала:Мактана дип уйламагыз,

Мин урынлы мактанам.

Чонки менэ бу чулмэкне

Күрмичә дә ваталам.



20 нче бала:Без уйныйбыз, уйныйбыз

Якты көннән туймыйбыз.

Сабантуе гөрләп торсын

Биибез дә җырлыйбыз.


Күмәк татар биюе.
Алып баручы:Сабантуе уеннарын дәвам итәбез.

Кашыкка салып күкәйне

Йөгерегез тизерәк

Күрик әле, бу ярышта

Кайсыгыз җитезрәк

Кашыкка йомырка салып йөгерү уены

21 нче бала:Кашык кабып йөгерәм дип

мактанырга ашыкма

Ә син менә йөгереп кара

Йомырка салып кашыкка.



22 нче бала:Һәммәсе дә кашыкка

Салган берәр йомырка

Бәйләп куймаган бит аны

Төшеп китәр дип курка.


Җиңүчеләрне котлап, Гүзәл үзенен җырын бүлэк итә “Бииләр итек, читекләр”(Ш.Галиев музыкасы,И.Якубов көе)
Алып баручы: Ә хәзер капчык сугышы уенын карагыз!

Икегезгә ике капчык

Ягез әле тотыгыз

Сабантуенда ярышып

Сездә бүләк алыгыз.

-4-


23 нче бала:Монда бер җирдә тагын

Стан куйганнар кагып

Шул бүрәнәгә ике малай

Утырганнар атланып.



24 нче бала:Кулга тотканнар асып

Салам тутырган капчык

Капчык белән чиратлашып

Бәрешәләр “шап та-шоп”.


Җыр “Уятыйк әле Җир шарын”(Р.Миңнуллин сүзләре,М.Шәмсетдинова көе)
Алып баручы:Атлар килә , карагыз! Кайсы бахбай җитезрәк икән?(Агач атларга атланып малайлар чабып керәләр)

25 нче бала:Малайлар алып килгәннәр

Иң җитез юртакларын

Үзләре дә сынатмыйлар

Читтә торсын атлары.


Җиңүчеләрне котлап Альмира җыр башкара.”Минем җырлыйсы килә”(Л.Шакирҗанова көе, һәм шигыре)

Алып баручы: Әй, Сабантуй, сабантуй

Замечательная

Сабантуйда җыр-биюләр

Обязательная.



26нчы бала:Бүген кайгыру урынсыз

Рәхәтләнеп көлдегез

Тирә-юньдә уен-көлке

Мәзәк хәлләр күрдегез

Рәхәтләнеп көлә белү

Витамин ул белегез!

Көлегез, көлегез,

Файдасы күп белегез!



27 нче бала:Урам тулып җыр йөри-

көндезен, кичен, иртән

Ник бу сабантуйлары

Көн саен булмый икән?



Алып баручы:Менә безнең Сабантуй бәйрәмебез ахырына килеп җитте. Ул чын мәгънәсендә спорт, сәнгать бәйрәме булды.Бу файдалы һә мавыктыргыч уеннар сезнен сәламәтлекне ныгыту белән бергә, игътибарлылык, зирәклек, тизлек, хәрәкәтләр координациясе кебек сыйфатлар да тәрбияли.Һәрвакыт шулай җитез, матур булыгыз, сынатмагыз беркайчан!

28 нче бала:Алсу гөлләргә күмелгән

Безнен тирә-як.

Гүзәл гөлләрдән дә гүзәл

Безнең балачак



Җыр”Дуслык жыры”(А.Гарифуллина музыкасы,Ф.Сафин шигыре).

-5-


Программа эчтәлеге:-балалардагы культура-гигиеник күнекмәләрен ныгыту;

-юыну эзлеклелеген өйрәтүне дәвам итү.Юынганда як-якка

су чәчрәтмәскә күнектерү;

-юыну өчен кирәк булган предметларның исемнәрен дөрес

әйтергә өйрәтү;

-балаларның сүзлек запасын баету, сөйләмнәрен

хәрәкәтләрен билгеләүче сүзләр белән активлаштыру. Методик алымнар:аңлату, тәрбияче һәм балаларның эшчәнлеге, тәрбияченен

сораулары һәм балаларның җаваплары, юыну өчен кирәк

булган предметларны күрсәтү, шигырьләр сөйләү.

Балалар белән алдан

хәзерлек: Б.Рәхмәтнең “Су” шигырен,

Җ.Тәрҗемановның “Йомшак су, йөгерек су” шигырен

өйрәнү.

Ярдәмлек :-сулы тазик;

-кувшин;


-сабын;

-сөлге;


-тарак.
Шөгыль төркем бүлмәсендә уза.Өстәлдә сулы тазик һәм кувшин, сабын, тарак, сөлге тора.Болар барысы да салфетка белән капланган.Зуррак төркемнән малайлар чакырыла.
Шөгыль барышы.

Балалар группа бүлмәсенә керәләр һэм ишек артында кемнеңдер качып торганын күрәләр.



Тәрбияче:Кем ул анда качып тора?

Тәрбияче качып торган малайны балалар янына чакыра.



Тәрбияче:Балалар, бу малайны беләсезме?

Балалар:Ай-яй-яй!нинди пычрак ул1

Тәрбияче:Безнең төркемдә мондый пычрак балалар юк, дөресме, балалар?

Әйдәгез әле сорыйк, исеме ничек икән аның?

-Синең исемең ничек?

-Минем исемем Наил.

-Наил, ни өчен син шулай пычрак? Балалар, сезнең мондый пычрак малай белән уйнасыгыз киләме?

-Юк, юк!


-Минемчә беркемнең дэ уйнасы килмәс.Наил чиста һәм пөхтә булсын өчен, нәрсә эшләргә тиеш ул?

-Юынырга! Юынырга!

-Дөрес, балалар.Без бүген һәрберебез дә иртән краннан су агызып юындык.

Тәрбияче өстәлдәге салфетканы алып куя.

-Балалар, Наил сабын алганчы, башта нәрсә эшләргә тиеш?

-Җиңнәрне сызганырга.

-1-

Наил җиңнәрен сызгана һәм сабын ала.Балалар да бер-берсенә ярдәм итә-итә җиңнәрен сызганалар.Кулларын юу хәрәкәтен имитациялиләр.



-Карагыз әле, Наилнең куллары нинди чиста булган, әйтерсең лә ак перчатка кигән.Балалар, ә кулдагы сабынны нәрсә белән юып төшерергә кирәк?

-Су белән.

Сулы тазикка күрсәтәләр.

Балалар:Менә сиңа су,

Бит-кулыңны ю.



Наил:Туңдыра ич бу,

Салкын ич бу су.



Балалар:Ай-яй-яй-яй-яй!

Туңдырса да ю

.Әйбәт салкын су,

Ю-ю-ю-ю-ю-ю!

Наил кулындагы сабынны юып төшерә.

-Балалар, ә хәзер Наил нәрсә эшләргә тиеш?

-Битен юарга.

Балалар тәрбияче артыннан шигырьне кабатлап юыну хәрәкәтен имитациялиләр.

Йомшак су, йөгерек су

Син мине чиста ю!

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын.

Йомшак су, йөгерек су

Барын да чиста ю!

Наил сөлге ала һәм сөртенә.

-Балалар, Наил тагын нәрсә эшләргә тиеш соң?

-Тарак алырга һәм чәчен тарарга.

-Дөрес, балалар.Ә хәзер Наил сезгә ошыймы?

-Әйе!Әйе!

-Наил хәзер нинди?

Ул чиста! Матур!

Тәрбияче:Кирәк чиста булырга,

Иртән-кич юынырга.

Пычракларга

Шапшакларга-

Оят аларга!

Балалар тәрбияче артыннан чиста, матур сүзләрен кабатлыйлар.

Балалар Наил белән хәрәкәтле уен уйныйлар


следующая страница >>